«Игелекле дусларыбыз» Танып белү сәгате (6+)

16 ноябрь көнне 8 нче санлы китапханәнең «Китапта кунакта» ял көне клубы укучылары өчен «Игелекле дусларыбыз» исемле танып белү сәгате узды.

IMG-20191116-WA0024
IMG_0206
IMG-20191116-WA0023
IMG_0207

Чара «Хайваннар турындагы яраткан китапларым» исемле күргәзмә белән танышудан башланды. Планетаның матурлыгы турындагы видеоязма балаларга тере табигатьнең серләрен һәм табышмакларын ачып салды. Яшь китап сөючеләр үзләре дә, әңгәмәгә керешеп, өйләрендәге дүрт аяклы дуслары, аларның кушаматлары турында сөйләде. Чара азагында укучылар үзенчәлекле һәм кызыклы китап кыстыргычлары ясады. Китапханәдән балалар хайваннар турындагы күңелләренә хуш килгән китап, үз куллары белән ясаган китап кыстыргычы һәм яхшы кәеф алып кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: