«Сугыш чоры балалары: тарихлар һәм язмышлар» танып белү сәгате (12+)
28 февраль көнне 5 нче санлы китапханәдә Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары өчен, «Бөек Ватан сугышы: тарих, шәхесләр, вакыйгалар» китапханә программасы кысаларында, «Сугыш чоры балалары: тарихлар һәм язмышлар» дигән танып белү сәгате үткәрелде. Балалар сугыш чорында үз яшьтәшләренең ачы язмышка дучар булуы, өлкәннәр белән бер сафта көрәшүе турында белде. Студентлар батырлыклары өчен сугыш орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән яшь Ватанны саклаучылар – Зина Портнова, Марат Казей, Леня Голиков, Валя Котик, Валя Зенкиналарның батырлыгы белән танышты. Укучылар алып баручының беренче сугыш бүләкләре «Бөек Ватан сугышы ордены» һәм «Кызыл байрак ордены», аеруча зур уңышларга ирешкән сәргаскәрләрне бүләкләү өчен кабул ителгән «Җиңү ордены» һ.б.лар турында сөйләгәнне аеруча кызыксынып тыңлады. Чарага «Бөек Ватан сугышының герой балалары» дигән презентация әзерләнде. Чара азагында балалар «Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы ролик» һәм «Җиңүгә 75 ел!» видеоязмаларын карады.
|