«Уйлап табучы балалар» танып белү сәгате (12+)

10 март көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Дөньяны үзгәрткән ачышлар» программасы кысаларында, укучылар өчен «Уйлап табучы балалар» дигән танып белү сәгате үткәрелде. 

23ф.Познавательный час Дети изобретатели (2)
23ф.Познавательный час Дети изобретатели (4)
23ф.Познавательный час Дети изобретатели (3)
23ф.Познавательный час Дети изобретатели

Балалар авторлыгындагы бик күп ачышлар һәм уйлап табулар билгеле. Алар арасында: су чаңгылары, балалар машиналары, йонлы наушниклар, карда йөрү транспорты, телефон өчен экспресс-зарядка, пластилин, йөзгәндә кию өчен ишкеч һәм тагын бик күп гадәтигә әверелгән әйберләр. 
Чара барышында балалар кызыклы балалар ачышлары турында белде, «Аңа кадәр ни булган?», «Уйлап табучылар – фантазерлар» уеннарында катнашты һәм «А дан Я га кадәр ачышлар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. «Новаторы» мультфильмыннан «А ты изобрети!» җыры балаларны яңа батырлыкларга дәртләндерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: