«Герой балалар» Танып белү сәгате (6+)
12
Февраль 2020
Чәршәмбе
11 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә, балаларны 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышының яшь геройлары белән таныштыру һәм Ватан тарихы белән кызыксынуын үстерү максатларында, «Сезгә сугыш турында сөйлим…» программасы кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Герой балалар» дигән танып белү сәгате уздырылды. Чара барышында балалар Бөек Ватан сугышы турында видеопрезентация карады, өлкәннәр белән бер сафта фашистларга каршы көрәшкән Леня Голиков, Валя Котик, Зина Портнова, Марат Казей кебек яшь геройларның батырлыгы турында сөйләгәнне тыңлады. «Син сугыш турында ни беләсең?викторинасы, «Геройга йолдыз» уены үткәрелде. Чара сугыш темасына багышланган җырлар белән үрелеп барды.
|