Балалар һәм яшүсмерләр өчен танып белү чаралары! (6+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге балаларны һәм яшүсмерләрне түләүсез танып белү чараларына чакыра!

Без тәкъдим итәбез:

– заманча сәнгать буенча «Keep calm and enjoy» программасы кысаларында үткәрелүче чаралар (XX һәм XXI гасырларда иҗат ителгән төп һәм яңалык алып килгән сәнгать әсәрләре белән танышу һәм билгеле бер рәссам стилендә эшләр башкару);

«Әдәбият һәм графика» арт-проекты кысаларында үткәрелүче чаралар, алар Картиналар галереясы белән берлектә уздырыла (китап иллюстрациясе белән танышу һәм басма графика буенча мастер-класс үткәрү);

төрле темалар һәм сәнгать юнәлешләре буенча чаралар (рәсем сәнгате, музыка, театр, кино һ.б.) : традицион лекцияләр, әңгәмәләр, интерактив дәресләр, уеннар, мәдәният хезмәткәрләре белән очрашулар, шул исәптән Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм сәнгате буенча чаралар.

Чараларда катнашу өчен гаризаларны +7 917 271 2747 телефон номеры аша калдырырга була.

Поделиться: