«Бер-беребезгә түзем булсак» Танып белү-рольле уены (6+)

20 ноябрь көнне 15 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Бер-беребезгә түзем булсак» исемле танып белү-рольле уены үткәрде. Балалар «Толерантлык көне» бәйрәменең килеп чыгу тарихы, шәһәребездәге волонтерлык хәрәкәтләре һәм тернәкләндерү үзәкләре белән танышты.

20191120_121118
20191120_121945
20191120_122928
20191120_122940
20191120_124019
20191120_120317

«Толерантлык һәм милләтара дуслык» мультфильмын карап, укучылар кешелек дөньясының күптөрлелеге һәм шуның белән күркәм булуына инанды. «Тылсымлы сәке», «Дуслар ярдәме», «Яхшылыкны рәсемгә төшер» кебек сюжетлы уеннар балаларны түземлеккә өйрәтте, алар нишләргә ярый һәм ярамый, шулай ук «яхшылык» һәм «дуслык» төшенчәләре турында фикер алышты. Чара дәвамында укучылар А.Яшинның «Спешите делать добрые дела», О.Варникованың «Доброта», Д.Милованованың «Что такое толерантность?» шигырьләрен, бөек шәхесләрнең сабырлык турында әйткән сүзләрен сәнгатьле итеп укыды. Шуннан соң барысы бергә: безнең җиребез – бер-беребезне яратырга, гореф-гадәтләрне сакларга һәм Толерантлык Планетасы тарихын дәвам итәргә мөмкин булган урын ул, дигән нәтиҗә ясадылар. Чара азагында уздырылган «Толерантлылык сыйфатлары»  дигән кечкенә генә тест укучыларның әлеге теманы ни дәрәҗәдә аңлавын һәм үзләштерүен күрсәтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: