«Яңа ел маҗаралары» Танып белү-күңел ачу программасы (6+)
Яңа ел… Бүләкләргә, сюрпризларга, теләкләргә бай тылсымлы, матур һәм күңелле бәйрәм ул. Гомум бәйрәм рухы тудыруга 17 нче санлы китапханә дә үзеннән өлеш кертте – 23 декабрь көнне анда башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яңа ел маҗаралары» дигән танып белү-күңел ачу программасы үтте. Балалар әлеге тылсымлы бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, яңа елны үткәрүнең күптөрле гореф-гадәтләре һәм төрле илләрдәге йолалары белән танышты. Шуннан соң алар «Кыш» исемле кызыклы викторинада, «Яшерен сүзләр», «Яңа ел кәләпүше», «Кар бабай борыны» кебек бәйгеләрдә катнашты, кышкы әкиятләрне искә төшерде. Балаларга «Музыкаль сандык» бәйгесе аеруча ошады, алар үзләре яраткан яңа ел җырларын җырлап күрсәтергә тиеш булды. Барлык биремнәрне дә укучылар уңышлы башкарып чыкты һәм татлы призлар алды. Бәйрәм мастер-класс белән тәмамланды. Анда балалар үз куллары белән киләсе елның символы – тычканны ясады. Чарада бәйрәм рухы хакимлек итте. [su_spacer |