«Сәламәт булырга Смешариклар белән бергә өйрән» Танып белү-уен программасы (6+)

Ел саен 7 апрель, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, бар дөньяда, планетабыз балалары сәламәт һәм нык, кыю һәм батыр, көчле һәм җитез булып үсен өчен, спорт ярышлары һәм бәйрәмнәр уздырыла. 14 нче санлы китапханә дә әлеге чарадан читтә кала алмады, башлангыч сыйныф укучыларын кунакка чакырды.

20190404_150817
IMG-20190404-WA0010
IMG-20190409-WA0003
IMG-20190409-WA0001

4 апрель көнне китапханәбезгә – 2 нче сыйныфлылар, 9 апрель көнне 3-4 нче сыйныф укучылары чакырылды. Чараны алып баручы балаларга әлеге бәйрәмнең әһәмияте, үз сәламәтлегеңне һәм милләтеңнең сәламәтлеген ничек сакларга икәнлеге турында сөйләде. Танып белү-уен программасы укучыларны үз сәламәтлегеңә җитди карарга кирәклеге хакында уйланырга мәҗбүр итте. Китапханәче Смешариклар мисалында балаларга кулларны даими юып торуның мөһимлеге, ничек итеп дөрес тукланырга, ничек итеп көн тәртибен бозмаска өйрәнергә, саф һавада йөрүнең файдасы турында аңлатты. Яраткан мультфильм геройлары белән бергә укучылар яшәү дәверендә сәламәтлекне сакларга ярдәм итүче киңәшләр белән танышты.

«Смешариклар: Сәламәтлек әлифбасы» мультсериалы сюжетларын карап, балалар үзләре өчен күп кенә яңа ачышлар ясый алды. Шунысы кызык: әлеге мөлаем Смешарикларның да сәламәтлекләренә зыян китерә торган зарарлы гадәтләре бар икән бит һәм шунлыктан балаларга да алар белән бергә әлеге сорауга кагылышлы киңәшләр һәм тыюларны өйрәнү аеруча ошады.

Смешариклар белән берлектә укучылар күңелле итеп һәм уен-көлке белән физик күнегүләр ясады,  «Спорт пантомимасы», «Файдалы – зарарлы», «Мәкальне җый», шәхси гигиенага караган «Кара тартма» уеннарында катнашты.

«Ничек итеп Авырмаучы булырга» исемле сәламәт тормыш рәвеше буенча китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Китапларга күзәтү ясап, китапханәче балаларга мөһим бер кагыйдәне төшендерергә тырышты: «Яшәр өчен, яратыр өчен, иҗат итәр һәм бәхетле булыр өчен һәр кешегә сәламәтлек кирәк».

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: