«Я живу в Татарстане – Мин Татарстанда яшим» Танып белү программасы (0+)

цдб 13.10 театр (2)
цдб 13.10 театр (7)
цдб 13.10 театр (3)
цдб 13.10 театр (5)
цдб 13.10 театр (6)
цдб 13.10 театр (8)
цдб 13.10 театр

13 октябрьдә Үзәк балалар китапханәсе Чаллы дәүләт курчак театрының яңа 33 нче сезоны ачылуда катнашты һәм «Я живу в Татарстане – Мин Татарстанда яшим» исемле танып белү программасы әзерләде. Чара ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланды. Яшь тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен республикабыз байрагын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Әзер байракны балалар йөрәк рәсеме белән бизәде һәм горурлык хисе белән өйләренә алып кайтып китте.

Танып белү программасы барышында китапханә кунаклары Татарстан Республикасы байрагы тарихы турында кызыклы фактлар белән танышты, шулай ук күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларны зур кызыксыну белән карады, Ватан турында шигырьләр укыды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: