«Кама буендагы каһарманлык» Танып белү программасы (6+)

31 октябрьдә шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, «Кызыл тау» мәдәният үзәге белән берлектә, балалар өчен КамАЗ төзелешенә нигез салынуга 50 ел тулуга багышланган «Кама буендагы каһарманлык» исемле танып белү-күңел ачу программасы уздырды.

dav
sdr
dav

Балалар автозаводның барлыкка килү тарихы, шәһәр һәм завод төзелешендә көч куйган яшь энтузиастлар һәм романтиклар, төзелешнең тиз һәм зур масштабларда баруы турында белде. Презентация, музыкаль видеоязмалар һәм документаль фильмнардан өзекләр ярдәмендә инде ерак үткәннәрдә калган әлеге тарих яшь чаллылыларга бүген бермә-бер якынайды, асылына төшенергә мөмкинлек бирде.

Программа барышында балалар уенлы биремнәр үтәде, бәйгеләрдә катнашты, завод өчен шигарьләр һәм КамАЗның яңа маркалары өчен исемнәр уйлап тапты. Шулай итеп, укучылар туган шәһәрләре һәм автогигантның үткәннәренә, тарихына кагылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: