Нәни укучыларыбыз өчен Светофор дәресләре (0+)

26 март көнне 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Светофор дәресләре» дигән танып белү уены уздырды. 

Фото-3
Фото-2
Фото-1

Балалар бакчасына кунакка китапханәдән полиция хезмәткәре – Степа абыйлары килде, нәниләр аның белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен кабатлады. 
«Светофорны кабыз» танып белү уенында балалар светофорның төсләре ни аңлатканын искә төшерде. «Булачак машина йөртүче» хәрәкәтчән уены исә нәни китап сөючеләрне тагын да җанландырды. Алар, ике командага бүленеп, кем тизрәк һәм кагыйдәләрне бозмыйча, пассажирларны бер тукталыштан икенчесенә алып баруда ярышты. «Җәяүле булырга өйрән» дидактик уены балаларның юл кагыйдәләре буенча алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.
Чара барышында нәниләр «Уроки тетушки Совы. Азбука дорожной безопасности», «Автомобильная школа. Светофор» мультфильмнарын бик теләп карады. Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап, балалар әлеге кагыйдәләрне белүнең мөһимлеген һәм үзеңне, якыннарыңны саклау өчен һәрвакыт аларны үтәргә кирәклегенә төшенде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: