«Акыллы китаплар» танып белү уены (6+)

31 октябрьдә 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Акыллы китаплар» дигән танып белү уены уздырды.

1. 23ф. Познавательная игра Умные книжки 30.10.25 (6 )
4. 23ф. Познавательная игра Умные книжки 30.10.25 (6 )
2. 23ф. Познавательная игра Умные книжки 30.10.25 (6 )
3. 23ф. Познавательная игра Умные книжки 30.10.25 (6 )
Яшь укучылар яраткан китаплар битләрендә яшеренгән табышмаклар, ребуслар һәм кызыклы фактлар дөньясына кереп чумды. Уен һәр бала үз тапкырлыгын, белемнәрен һәм, әлбәттә инде, укуга мәхәббәтен күрсәтә алырлык итеп оештырылды. 
Уенның һәр этабы кызык фикерләр һәм китапханәчеләрнең ярдәме белән үрелеп барды. Балалаорның тырышуы, киңәшләшеп эшләве, бер-берсенә ярдәм итүе һәм һәр дөрес җавап өчен шатлануы күренеп торды. Яңа, көтелмәгән фактлар ачылганда исә балаларны гаҗәпләнү һәм куану хисләре биләп алды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: