«Юл кагыйдәләре өчен каникуллар юк!» танып белү уен-сәяхәте (6+)

Язгы каникуллар якынлашканда 15 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Юл кагыйдәләре өчен каникуллар юк!» дигән чаралар циклы уздырды.

IMG-20200312-WA0010
IMG-20200311-WA0013
IMG-20200312-WA0008
IMG-20200311-WA0028
IMG-20200313-WA0040
IMG-20200312-WA0040
IMG-20200312-WA0027
IMG-20200313-WA0043
IMG-20200313-WA0058

Балаларны Сергей Михалков әсәре герое – полиция киемендәге Степа абыйлары каршы алды. Ул юл билгеләре турында табышмаклар әйтте, юл кагыйдәләре буенча китаплар белән таныштырды. «Юл кагыйдәләрен уйный-уйный өйрәнәбез» викторинасы исә укучыларга барлык кагыйдәләрне кабатларга ярдәм итте. Балаларга «Машина йөртүчеләр эстафетасы» дигән хәрәкәтчән уен аеруча ошады. Ике командага бүленеп, алар, кагыйдәләрне бозмыйча, пассажирларны бер тукталыштан икенчесенә кем тизрәк илтеп куюда ярышты.

«Кызыл, сары, яшел» танып белү уенында укучылар һава шарлары ярдәмендә светофорны җыюда тизлеккә көрәште һәм аның сигналлары эзлеклелеген искә төшерде. «Ярый-ярамый»  уенында малайлар һәм кызлар яшел һәм кызыл карточкалар ярдәмендә тәкъдим ителгән рәсемнәрдәге балаларның үз-үзен тотышы дөреслеген ачыклады, бу аларга үзләрен яшь инспекторлар итеп тоярга мөмкинлек бирде. «Әкияти транспорт» бәйгесендә катнашып, балалар укыган әсәрләрне искә төшерү белән бергә төрле транспорт чаралары турындагы белемнәрен дә ныгыта алды.

Чара барышында укучылар «Озорная семейка. Правила движения», «Смешарики. Азбука безопасности» мультфильмнарын карады һәм «Светофор» җырын тыңлады. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлап, балалар бу кагыйдәләрне һәркем яхшы белергә тиеш һәм аларны үтәү күпләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга булыша дигәнне күңелләренә сеңдерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: