«Без үз гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез» танып белү уены (18+)

21 октябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен көн дәвамында татар халык гореф-гадәтләре һәм йолалары турында «Без үз гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез» дигән танып белү уены үтте. 

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus

Чаралар «Туган ягым – Татарстан» программасы кысаларында уздырылды. Укучыларга өч юнәлеш тәкъдим ителде: милли ризыклар, милли киемнәр, милли бәйрәмнәр. Һәр юнәлеш буенча биремнәр әзерләнде. Катнашучылар уен барышында викторина сорауларына җавап бирде, пазллар җыйды, милли ризыклар «әзерләде», милли киемнәрне «бизәде», милли уеннарны искә төшерде. Китапханәче китапларга күзәтү ясады; «Сабантуй», «Корбан гаете», «Карга боткасы», «Каз өмәсе» бәйрәмнәре тарихы турында сөйләде; «Сезнең гаиләдә милли бәйрәмнәр ничек уза?» дигән кечкенә генә әңгәмә уздырды.

Укучылар игътибарына 12 китаптан торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Аларны А.Ф. Галиәхмәтованың «Татар халык ашлары», Ю. Әхмәтҗановның «Татар милли ризыклары», С. Сәүбәнованың «Бүген бәйрәм, бүген туй» китаплары аеруча кызыксындырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: