«Зыялы гаилә – милләтем киләчәге» иҗади проекты – Татарстан Хөкүмәте Грантының сайлап алу бәйгесе җиңүчесе (18+)
Проектның максаты: гаилә тормышында милли китап һәм китапханәнең ролен арттыру, гаилә белән уку традициясен яңарту, татар гаиләләрен китапханәгә җәлеп итү. Проект татар теле һәм әдәбиятын популярлаштыру өлкәсендә системалы эш алып баруны, әдәби иҗат һәм укуга ихтыяҗ булдыруда ярдәм итүне, шулай ук ата-аналарны агартуны үстерү өлкәсендә эшчәнлек булдыруны күзаллый. «Татар гаиләсендә китап уку» темасына балалар һәм аларның әти-әниләре арасында тикшеренүләр уздыру нәтиҗәләре әлеге проектны тудыруга нигез булды. Проектның төп чарасы булып Чаллының «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә» китап укучы нәсел буыннары фестивален оештыру тора. Фестивальгә әзерлек кысаларында түбәндәге эшләр күздә тотыла: – Ата-аналар активын булдыру; – «Милли бәйрәмнәр» фольклор утырмалары» проектын тормышка ашыру; – «Әти, әни, мин – китап укучы гаилә» дип аталган фотографияләр бәйгесен оештыру; – «URBANTATAR» яшьләр оешмасы белән берлектә туган телдә укуга теләктәшлек йөзеннән «Без татарча укыйбыз!» флешмобын оештыру; – «Гаиләмнең яраткан китабы» эсселар бәйгесен оештыру.
|