«Әнием, мин сине яратам!» Китап марафоны (6+)

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп үтү матур бер традициягә әйләнде. Шушы җылы һәм күркәм бәйрәм уңаеннан, 14 нче санлы китапханәдә «Әнием, мин сине яратам!» исемле китап марафоны старт алды.

IMG_20191121_103807_HDR
IMG-20191121-WA0004
IMG-20191121-WA0006
IMG-20191121-WA0008
IMG-20191121-WA0012

Чарага «Әкияттә әнием тавышы» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Әниләр, аннан ошаган китапны сайлап алып, балаларына әкиятләр укыды. Атна дәвамында китапханәбездә «Әниләр исеменнән гөлләмә» дигән фотозона эшләячәк. Без укучыларыбызга гадәти булмаган котлау ясарга тәкъдим иттек: һәр кеше әнисенең исемен һәм тәбрикләү сүзләре язып куярга мөмкин булган махсус чәчәкләр әзерләдек. «Оранжевый квадрат» клубы кысаларында әниләр өчен котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: