Садыковлар гаиләсен республика бәйгесендә яулаган җиңүләре белән котлыйбыз!

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе тарафыннан гаилә белән уку  буенча республика бәйгесе оештырылды һәм үткәрелде. Әлеге бәйге 2022 елның 20 июленнән 27 августына кадәр узды. 

Анда Татарстанның 10 муниципаль районыннан 42 эш катнашты. 

Чаллыдан Садыковлар гаиләсе «Без Татарстанда яшибез» номинациясендә җиңүче булды һәм 2 нче урынны яулады. Безнең даими укучыларыбыз булган Садыковлар гаиләсен республика бәйгесендә җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Бәйгенең нәтиҗәләре белән тулырак сылтама буенча таныша аласыз.

 

 

Поделиться: