«Белфест»та җиңүчеләрне бүләкләделәр (18+)
15
Октябрь 2019
Сишәмбе
Пушкин Мәдәният Йортында «Белфест-2019» Беляев әдәби фестивале узды. Аның кысаларында күп кенә Россия һәм чит ил язучылары, нәшриятчылар, мәгърифәтче галимнәр «Икеләтә йолдыз» («Двойная звезда»), «Энҗе бөртеге» («Жемчужное зерно»), «Җәйгә ишек» («Дверь в лето»), «Петраэдр» һәм абруйлы Беляев премиясенә лаек булды.
Беляев премиясе (Александр Беляев исемендәге премия) – Советлар Союзында беренче профессиональ язучы-фантаст Александр Беляев хөрмәтенә аталган илебезнең күптәнге фантастик мемориаль премиясе.
Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Фердинант кызы Блинова F4 фантастика фестивален оештырган өчен махсус «Петраэдр» 2019 премиясе лауреаты булды.
Хезмәттәшебезне дәрәҗәле бүләккә ия булуы белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!
|