Россиянең Дәүләт байрагы көне белән котлыйбыз!

Бүген безнең ил мөһим һәм тантаналы бәйрәмне — Россиянең Дәүләт байрагы көнен билгеләп үтә. Ак-зәңгәр-кызыл төсләрдәге байрак бердәмлекне, халкыбызның тарихын һәм рухи көчен символлаштыра. 
Россия байрагы — ул дәүләт символы гына түгел, ул горурлык, хөрмәт һәм буыннар хәтере дә. Китапханәбездә сакланучы китапларда сез байрак белән бәйле  батырлыклар, гореф-гадәтләр һәм бөек казанышлар турында бик күп тарихлар таба аласыз.

Бу көнне һәр йөрәктә Ватаныбыз гимны яңгырасын, ә байрак изге эшләргә һәм яңа казанышларга, уңышларга рухландырсын! 
Бәйрәм белән!
Хөрмәт белән, сезнең китапханә.

Поделиться: