«ҮКС» МБУнең беренчел профсоюз оешмасы «Тармакның иң яхшы профсоюз оешмасы – 2022» Республика смотр-бәйгесендә җиңү яулады.
Республиканың мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең беренчел профсоюз оешмалары арасында узган смотр-бәйгедә II урын өчен Татар республика мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз комитеты дипломы белән бүләкләнде. Беренчел профсоюз оешмалары эше узган 2 календарь ел (2020-2021 еллар) өчен бәяләнде.
Профсоюз – ул көчле һәм бердәм кешеләр берлеге!
«Тармакның иң яхшы профсоюз оешмасы»на бәйге тармакның профсоюз оешмалары эшчәнлеген активлаштыру, район, шәһәр профсоюз комитетларының ролен арттыру, рәис һәм профактив абруен үстерү максатларында үткәрелде. Бәйге 2 төркемдә үткәрелде:
– мәдәният хезмәткәрләренең район, шәһәр комитетлары арасында;
– республиканың мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең беренчел профсоюз оешмалары арасында.
|