Котлыйбыз! «ҮКС» МБУ БПОсы – мәдәният өлкәсендә иң яхшы профсоюз оешмасы

Мәдәният хезмәткәрләренең Чаллы профсоюз шәһәр комитеты Чаллы һәм Тукай районының мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең беренчел профсоюз оешмалары арасында «Мәдәният өлкәсендә иң яхшы профсоюз оешмасы» дигән смотр-бәйгесенә нәтиҗәләр ясады. 

Бәйге әлеге өлкәдәге профсоюз оешмалар эшчәнлеген активлаштыру, беренчел профсоюз оешмаларының ролен арттыру, рәис һәм профсоюз активын  үстерү  максатында уздырыла.
Бәйгенең махсус призы белән «Тукай районы мәдәният һәм ял итү үзәге» МБУнең БПОсы бүләкләнде, рәисе – Айгөл Таһир кызы Габдрахманова;
lll урын – «Чаллы шәһәренең Тарих һәм туган якны өйрәнү музее» муниципаль автоном мәдәният учреждениесе беренчел профсоюз оешмасы, рәисе Ильмира Илгизәр кызы Нургалиева;
II урын – «Чаллы картиналар галереясы» МБУнең беренчел профсоюз оешмасы, рәисе Рузия Марсель кызы Вәлиуллина;
I урынны «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең беренчел профсоюз оешмасы яулады, рәисе Роза Галимулла кызы Хәмидуллина. 

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар, бәхет, иминлек, киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!
Профсоюз – ул көчле һәм бердәм кешеләр союзы!

Поделиться: