ҮКС – Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр исемлегендә

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

«Цифрлы даирәдә балалар укуы» балаларны укуга тарту буенча китапханә проектлары һәм программалары Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.

Жюриның сайлап алу нәтиҗәләре буенча «Укыйбыз һәм фикер алышабыз» яшүсмерләр иң яхшы онлайн-проект номинациясендә (12-16 яшь) «ҮКС» МБУнең шәһәр Үзәк китапханәсе (балалар һәм яшүсмерләр бүлеге) «Размышляя над пушкинским словом» онлайн-квесты (Авторлары: Борисенко В.О., яшүсмерләр һәм яшьләр бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе; Борознова А.М., яшүсмерләр бүлегенең сектор мөдире; Ганиева И.Т., яшүсмерләр һәм яшьләр бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе; Җәләлетдинова Ф.Ф., яшүсмерләр һәм яшьләр бүлеге мөдире; Каткова Г.В., балалар бүлеге сектор мөдире) белән җиңүче булды.

Жюри «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең «Сугыш турында тере хәтер» интернет-проектын (Авторлары: Салихова Р.Д., автоматлаштыру бүлеге мөдире, Әхмәтшина Г.Р., сектор мөдире, Каюмова Р.Н., директор урынбасары, Харисова Л.К., сектор мөдире) аерым билгеләп узды.

Тулырак сайтта таныша аласыз.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

 

Поделиться: