Китапханә турында иң яхшы мәкаләгә һөнәри бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз!

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсенең Методик һәм инновацион эш бүлеге «ҮКС» МБУ хезмәткәрләре арасында китапханә турында иң яхшы мәкаләгә һөнәри бәйге уздырды.

Китапханә кадрларының иҗади потенциалын үстерү һәм җәмәгатьчелек аңында китапханәнең уңай имиджын формалаштыру максатларында игълан ителгән бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды.

Бәйгегә китапханә эшчәнлеге, китапханәче һөнәре, китапханәләр тарихы, кызыклы чыганаклар, проектлар, чаралар, үзенчәлекле вакыйгалар, шәхесләр, сирәк очрый торган басмалар һ.б. турындагы язмалар кабул ителде.

Бәйгегә барлыгы 29 эш (рус телендә – 12, татар телендә – 17) тәкъдим ителде.

Профессиональ журналистлар катнашында жюри җиңүчеләрне  билгеләде:

 

НоминацияләрКатнашучыларУрынСтруктур тармак

 

 «Китапханә эше турында басылып чыккан иң яхшы мәкалә»Блинова Г.Ф.

 

 

1 нче урын

 

 

Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге

 

Сегедина Ю. К.

 

1 нче урын

 

Үзәк китапханәнең сәнгать бүлеге
 «Китапханә берләшмәсе кешеләре»Хәмидуллина Р. Г.1 нче урынҮзәк китапханәнең әдәбият тарихы музее
Зарипова Н.Н.2 нче урын3 нче санлы китапханә
 «Минем китапханәм»Абдуллина Л.Ф.1 нче урынҮзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге
 «Дөньяны да ачты китапханә»Гыйльметдинова Н.Б.1 нче урынҮзәк китапханәнең сәнгать бүлеге
Сәмигуллина Ф.В.2 нче урын23 нче санлы китапханә
Павлова Н.Ю.2 нче урын14 нче санлы китапханә
Рәхмәтуллина Р.Н.3 нче урынМәгълүмати-китапханә үзәге
Хәкимуллина Л.М.3 нче урынҮзәк балалар китапханәсе
Шәкүрова З.М.3 нче урын12 нче санлы китапханә
«Көмеш кыңгырау» газетасының махсус дипломнарыИбраһимова В.С.13 нче санлы китапханә
Фәхертдинова С.М.12 нче санлы китапханә

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: