Китапханә турында иң яхшы мәкаләгә һөнәри бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз!

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсенең Методик һәм инновацион эш бүлеге «ҮКС» МБУ хезмәткәрләре арасында китапханә турында иң яхшы мәкаләгә һөнәри бәйге уздырды.

Китапханә кадрларының иҗади потенциалын үстерү һәм җәмәгатьчелек аңында китапханәнең уңай имиджын формалаштыру максатларында игълан ителгән бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды.

Бәйгегә китапханә эшчәнлеге, китапханәче һөнәре, китапханәләр тарихы, кызыклы чыганаклар, проектлар, чаралар, үзенчәлекле вакыйгалар, шәхесләр, сирәк очрый торган басмалар һ.б. турындагы язмалар кабул ителде.

Бәйгегә барлыгы 29 эш (рус телендә – 12, татар телендә – 17) тәкъдим ителде.

Профессиональ журналистлар катнашында жюри җиңүчеләрне  билгеләде:

 

Номинацияләр Катнашучылар Урын Структур тармак

 

 «Китапханә эше турында басылып чыккан иң яхшы мәкалә» Блинова Г.Ф.

 

 

1 нче урын

 

 

Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге

 

Сегедина Ю. К.

 

1 нче урын

 

Үзәк китапханәнең сәнгать бүлеге
 «Китапханә берләшмәсе кешеләре» Хәмидуллина Р. Г. 1 нче урын Үзәк китапханәнең әдәбият тарихы музее
Зарипова Н.Н. 2 нче урын 3 нче санлы китапханә
 «Минем китапханәм» Абдуллина Л.Ф. 1 нче урын Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге
 «Дөньяны да ачты китапханә» Гыйльметдинова Н.Б. 1 нче урын Үзәк китапханәнең сәнгать бүлеге
Сәмигуллина Ф.В. 2 нче урын 23 нче санлы китапханә
Павлова Н.Ю. 2 нче урын 14 нче санлы китапханә
Рәхмәтуллина Р.Н. 3 нче урын Мәгълүмати-китапханә үзәге
Хәкимуллина Л.М. 3 нче урын Үзәк балалар китапханәсе
Шәкүрова З.М. 3 нче урын 12 нче санлы китапханә
«Көмеш кыңгырау» газетасының махсус дипломнары Ибраһимова В.С. 13 нче санлы китапханә
Фәхертдинова С.М. 12 нче санлы китапханә

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: