Һөнәри бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз (18+)

21 апрель көнне «Россия мәдәнияте шәхесләрдә, вакыйгаларда, фактларда» һөнәри бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды. Ул, Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, китапханәләрнең мәгълүмати, агарту һәм мәдәни-күңел ачу үзәкләре буларак иҗади эшчәнлеген активлаштыру максатларында уздырылды. 

Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге номинацияләрдә 24 эш кабул ителде:
– «Россия халыкларының мәдәни мирасы»;
– «Татарстан: мәдәният казанышлары»;
– «Россиянең әдәби мирасы».

Эшләрнең күбесе «Россия халыкларының мәдәни мирасы» номинациясендә булды. Арт-сәгать, арт-сәяхәт формаларында рус рәссамнарына багышланган чаралар әзерләнгән, шулай ук китапханә белгечләре тарафыннан бард җыры кичәләре, әдәби-тарихи портретлар тәкъдим ителде. 


«Татарстан: мәдәният казанышлары» номинациясендә тәкъдим ителгән интерактив эшләр туган якны өйрәнү буенча мәгълүматны тәшкил итә.


«Россиянең әдәби мирасы» номинациясендә китапханәчеләр А.Чехов, И.Тургенев, Ф.Достоевский, А.Ахматова, М.Цветаева, О.Берггольц, Б.Ахмадуллиналарның әдәби портретларын тәкъдим итте.


Барлык чаралар да бәйгенең шартларына туры килә: эчтәлекле, мәгълүматка бай, үзенчәлекле тәкъдим ителә, күп кенә эшләрдә интерактив формат кулланылган. 
Һөнәри бәйгедә катнашу хезмәттәшләребезнең иҗади потенциалы һәм һөнәри осталыгы күрсәткече булып тора. 

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барыгызга да һөнәри эшчәнлектә иҗади уңышлар телибез!

«Россия халыкларының мәдәни мирасы»  номинациясе 

1 урын

Хәбибуллина Г.М.

Шәһәр үзәк китапханәсе

2 урын

Князева Е.В.

11 нче санлы китапханә

2 урын

Шәймәрданова Д.С.

6 нчы санлы китапханә

3 урын

Мартынова Л.Л., Зотова Л.И.

1 нче санлы китапханә

3 урын

Каткова Г. В.

24 нче санлы китапханә

3 урын

Сегедина Ю. К.

Шәһәр үзәк китапханәсе

«Татарстан: мәдәният казанышлары» номинациясе

1 урын

Янмурзина А.Я.

Шәһәр үзәк китапханәсе

2 урын

Аксуева А.З.

12 нче санлы китапханә

3 урын

Ирусланова Р.А.

14 нче санлы китапханә

3 урын

Каюмова Л. Б., Абрамова Н. В.

Шәһәр үзәк китапханәсе

«Россиянең әдәби мирасы» номинациясе

1 урын

Пашаева Л.Н., Фәйзрахманова Г.Р.

13 нче санлы китапханә

2 урын

Борһанова Р.А.

Шәһәр үзәк китапханәсе

2 урын

Чекурина Н.Н.

10 нчы санлы китапханә

3 урын

Мухачева Е.А.

3 нче санлы китапханә

3 урын

Сәетова Л.Р., Титаренко Д.Н.

17 нче санлы китапханә

Поделиться: