Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләргә ия булулары белән котлыйбыз! (18+)

«Энергетик» мәдәният сараенда тантаналы чара – Мәдәният хезмәткәрләре көне узды!

Чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, шулай ук учреждениеләр җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, әлеге өлкәдә хезмәт куйган ветераннар, чакырылган кунаклар катнашты. 2021 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә Мэр Премияләре, номинацияләр, шәһәр һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында китапханә өлкәсе вәкилләре дә булды. 

934f166b-7cc7-4224-aee0-db27965f3ed7
6b4fb2ab-a42b-4c2b-85a1-510d373538e1
0739a783-4b3f-4361-924d-b403076d0d1e
9396fef4-2370-4998-8731-7ef67fedf7e4
101a03ef-fe08-4368-a934-26b445b2000c
f37704bf-ff6f-4562-a9af-225d691bf9e1
df6013e0-35cf-426e-ace7-def568175ea0
72c0eb24-fb1e-4e3b-9218-bd49b2846a7f
a0456ff7-7855-4b5c-8f99-ce221a03e669
d48a0ef9-cb00-4bda-afa0-119e1d0bfe38

«Мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен» махсус күкрәк билгесенә шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Блинова Гүзәл Фердинант кызы ия булды.

Балалар белән эш буенча директор урынбасары Каюмова Регина Нурфаяз кызы мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Ике хезмәткәребез Салихова Раиса Данис кызы –  автоматлаштыру бүлеге мөдире, Романова Светлана Анатольевна – 5 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе югары һөнәри осталыклары өчен Мэр премиясе лаөреатлары булды, 30 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. 

«ЕЛ КИТАПХАНӘЧЕСЕ» номинациясе җиңүчесе 8 нче санлы китапханә мөдире Хәертдинова Ләйсән Дамир кызы булды.

Хезмәттәшләрне лаеклы бүләкләре белән тәбрик итәбез, бу аларның югары һөнәри һәм шәхси сыйфатларга ия булуларын күрсәтүче бер дәлил. Тормышыгызда киләчәктә дә күп казанышлар һәм бүләкләр көтсен сезне. Куйган максатларыгызга ирешүегезне теләп калабыз.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: