Хезмәттәшләребезне җиңү белән котлыйбыз!

2021 елның 25 гыйнварыннан 31 мартына кадәр Чуваш Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары берлегенең китапханә юнәлеше буенча республика уку-методик берләшмәсе тарафыннан  «Виртуаль китап күргәзмәләре дөньясында» төбәкара бәйгесе уздырылды. Бәйгедә Чуваш Республикасы һәм башка төбәкләрнең китапханәчеләре, һөнәри белем бирү оешмаларында һәм югары белем бирү оешмаларында укучылар катнашты.
2021 елның 31 мартында ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн-режимда «Виртуаль китап күргәзмәләре дөньясында» төбәкара бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды.

«Чуваш китап нәшрияты сайлавы» номинациясендә I урынны «Әкияткә күз сал»: син һәм синең дусларың өчен китаплар» эше белән «ҮКС» МБУнең балалар белән эш буенча директор урынбасары Каюмова Регина һәм әйдәп баручы китапханәче Әхмәтшина Гөлшат алды. 

«Шәхси китап күргәзмәсе» номинациясендә «Юрий Гагарин – планетаның беренче космонавты!» эше белән «ҮКС» МБУнең әйдәп баручы методисты Миронова Дарья I урынга ия булды. 

Шул ук номинациядә «Җырларда һәм кинода Рубцов шигърияте могҗизасы» эше белән «ҮКС» МБУнең әйдәп баручы библиографы Борһанова Рәзидә һәм белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире Фәхруллина Гөлүсә II урын алды. 

«Уй-ниятнең үзенчәлеге өчен» номинациясендә «Хыялдан – ачышка» эше өчен «ҮКС» МБУнең әйдәп баручы библиографы Хәбибуллина Гөлнара бүләкләнде.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!

 

 

 

 

Поделиться: