Чаллы каласында мәдәният хезмәткәрләрен тәбрикләделәр. Мәдәният хезмәткәрләре көнен мең ярымнан артык чаллылы билгеләп үтә. Бу – музыка һәм сәнгать мәктәпләре, музейлар һәм китапханәләр эшчеләре, театр һәм иҗади коллектив әһелләре.
Әлеге һөнәри бәйрәм хөрмәтенә «Энергетик» мәдәният сараенда тантаналы чара узды. Кичә кунакларын Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев сәламләде: «Мәдәният хезмәткәре – ул һөнәр генә түгел, ул күңел халәте. Актерлар, рәссамнар, музыкантлар, композиторлар тормышка, әйләнә-тирә мохиткә, табигатькә, кешеләр кылган гамәлләргә үзенчәлекле карашта тора. Мәдәният өлкәсендә очраклы кешеләр юк», – дип ассызыклап үтте ул.
Тантаналы чара вакытында өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләрен билгеләп үттеләр. Шәһәр башлыгы 48 республика һәм шәһәр бүләкләре, шул исәптән 18 шәһәр мэры премиясе тапшырды.
МӘДӘНИЯТ ҮСЕШЕНӘ КЕРТКӘН ӨЛЕШЕ өчен Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән 16 нчы санлы китапханә мөдире Цимболенко Марина Викторовна, Үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Каюмова Людмила Борисовна бүләкләнде.
Шәһәр Үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире Фәхруллина Гөлүсә Мансур кызы «МӘДӘНИЯТТӘГЕ КАЗАНЫШЛАРЫ ӨЧЕН» махсус күкрәк билгесенә ия булды.
Шәһәр мэры премиясе лауреаты Гайнуллина Венера Марсил кызы – «ҮКС» МБУ директоры ЮГАРЫ ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫГЫ ӨЧЕН 30 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Шәһәр үзәк китапханәсе балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Борознова Анастасия Михайловна «ЕЛ КИТАПХАНӘЧЕСЕ» номинациясендә җиңүче булды.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|