Котлыйбыз! (18+)

22 март көнне Чаллыда Мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Тантана «Энергетик» мәдәният саренда узды, анда дәүләт һәм муниципаль бүләкләр белән бүләкләнүче мәдәният өлкәсе вәкилләре җыелды. 
Алар арасында — балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары, китапханәләр, музейлар, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, шушы өлкәдә хезмәт куйган ветераннар һ.б.  Алар ярдәмендә чаллылылар республика, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясый. 
Чараның мактаулы кунаклары Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, мәгариф үсеше мәсьәләләре буенча Мэр Киңәшчесе Фәйрүзә Мостафина, мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча Дәүләт Советының даими комиссия рәисе Абдулхак Батюшов, Шәһәр Советы депутаты, Чаллы шәһәрендә Татарстан халыклар Ассамблеясы филиалы җитәкчесе Виталий Агапов, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы  Румил Кәрәмиев булды.
2023 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә Чаллы шәһәре Мэры Премияләре, номинацияләр, дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында китапханә өлкәсе вәкилләре дә булды. 

IMG_0573
IMG_0579
IMG_0609
UKWM5625
IMG_0566

Мәдәният үсешенә керткән зур өлеше һәм «Мәдәният хезмәткәрләре көне» һөнәри бәйрәме уңаеннан шәһәр Мэрының Рәхмәт хаты белән Үзәк балалар китапханәсе бүлек (сектор) мөдире Недопекина Ольга Ивановна бүләкләнде. 

Мэры Премиясенә ия булучылар:
Привалова Елена Сергеевна
– шәһәр үзәк китапханәсенең балалар белән массакүләм эш бүлеге (сектор) мөдире;
Павлова Наталья Юрьевна – 14 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе.

«Ел китапханәчесе» номинациясендә җиңүче:
Зарипова Олеся Альбертовна – 15 нче санлы китапханә бүлек (сектор) мөдире.

Һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә барлык эш-башлангычларыгызда уңышлар, чиксез тормыш дәрте, бәхет-шатлыклар һәм зур җиңүләр телибез!
Фотолар: https://vk.com/album-100077962_302081983

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: