Агата Кристины популярлыгы

Инглиз язучысы Агата Кристи – иң танылган детектив проза авторларының берсе, ул 60 тан артык роман, 19 хикәяләр җыентыгы язган, әмма документларда үзенең эшчәнлеген һәрвакыт «өй хуҗабикәсе» дип күрсәтә торган була.  

Үз хезмәтен А.Кристи хобби-шөгыль дип атый, чөнки ул йорт эшләреннән ял иткән арада яза. Ул дисграфиядән – психологик функцияләр эшчәнлеге бозылудан интегә, шуның аркасында ул сүзләрдә хәрефләрне дөрес тәртиптә куя алмый, шулай да бу аңа төрле кызыклы сюжетлар уйлап табарга комачау итми. Кристи Җир йөзендә 85 ел гомер итә. Аның китаплары басылу ешлыгы буенча Библия һәм Шекспир әсәрләреннән генә калыша, алар дөньяның 100 дән артык теленә тәрҗемә ителә. Ә үзе турында автобиографияне Агата Кристи менә шундый җылы сүзләр белән тәмамлый: «Рәхмәт сиңа, Ходай, минем яхшы тормышым һәм миңа бүләк ителгән бар мәхәббәт өчен».

Поделиться: