Яшь чаллылыларга Пушкин картасын рәсмиләштерергә булышабыз (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре егетләргә һәм кызларга Пушкин картасын рәсмиләштерүдә бик теләп ярдәм итәчәк!
💥«Пушкин картасы» — Мәдәният Министрлыгы, Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә  министрлыгы һәм Почта Банкның уртак проекты. Ул яшьләргә әлеге программада катнашучы китапханәләр, театрлар, кинотеатрлар, музейлар, күргәзмәләр, филармония һәм башка мәдәният учреждениеләрендә федераль бюджет хисабына түләүсез чараларга килергә мөмкинлек бирә.  

📌14-22 яшьлек кешеләр катнаша ала. Билет сатып алу өчен акча «Мир» картасына күчә. 2022 елда картада 5000 сум була. 

🏛Картаны ачуда ярдәм кирәк булса, Сезгә Үзәк китапханәгә килергә һәм Автоматлаштыру бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән паспорт, СНИЛС һәм мобиль телефон алырга онытмагыз.
🏛Сезне һәр көн дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00 нан 17.00 сәгатькә кадәр Үзәк китапхандә көтеп калабыз (Чаллы,  Ямашев бульвары, 4/14 А йорты, 2 нче кат, Автоматлаштыру бүлеге).

❗Тулырак мәгълүматны 71-40-88 телефоны аша ачыклый аласыз. 

Поделиться: