«Шигърияткә балачактан гашыйк» М.Сафин иҗаты буенча шигъри кичә (18+)

24 гыйнвар көнне 15 нче санлы китапханә «Чишмә» аралашу клубында М.Сафин иҗаты буенча «Шигърияткә балачактан гашыйк» дип исемләнгән шигъри кичә уздырды.

IMG_20200124_183459
IMG_20200124_190542
IMG_20200124_190408
IMG_20200124_191707
IMG_20200124_191248
IMG-20200125-WA0002
IMG_20200124_191801

Кичә Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, әдәбият белгече, журналист, туган якны өйрәнүче һәм тәрҗемәче Мансур Габдулла улы Сафинның тормыш юлы турында кыскача гына видеоязма караудан башланды. Клубның кунагы үзенең «Өмет, ышаныч һәм мәхәббәт» исемле беренче китабын бастырып чыгаруы, туган якны өйрәнү һәм тәрҗемәчелек эшчәнлеге турында сөйләде. Ул рус теленнән татарчага – Цветаева, Высоцкий, Хлебников, Лермонтов, Фет әсәрләрен, ә татар теленнән русчага Э.Касыймов һ.б.ларны тәрҗемә иткән.

Клублылар XIV гасыр ахырындагы авыл урынында казыну эшләре вакытында Мансур Габдулла улы тапкан казылма экспонатларны, Болгарда табылган борынгы тәңкәләрне; ата-анасыннан мирас булып килгән Суворов акчасы (сум), 1812 елгы бүләк һәм Бөек Ватан сугышы орденын кызыксынып күзәтте. 10 меңнән артык шигырь авторы сорау буенча яза алмавы, ә йөрәгенә якын нәрсәләр – КАМАЗ, Яр Чаллы, Мамадыш һ.б. турында иҗат итүе турында әйтте. Мансур Габдулла улы гарәп телендәге борынгы китаплардан торган кечкенә генә китапханәсе һәм үзенең яраткан шөгыле – сирәк очрый торган китаплар җыюы турында сөйләде. М. Сафин киләчәккә планнары белән уртаклашты: бу – 140 ка якын автор кертеләчәк «Чаллы шигърияте антологиясе» китабын бастырып чыгару һәм «Чаллы ветераны» газетасының беренче номерын дөньяга чыгару.

Клубка Мансур Сафин белән бергә бард һәм үзешчән композитор Валерий Манкушев та килде. Ул тамашачыларга М.Сафин шигыренә язылган «Туган йортым» һәм «Сулар минем сердәшем» халык җырын башкарды. Кичә азагында шагыйрь китапханәгә үзенең «Марсовы песни» хәрби шигырьләр җыентыгын бүләк итте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: