«Әдәби алан» шигъри сәгате (16+)

Ачык һавадагы җәйге уку залында «Мәйдан» журналының июнь саны чыгуга багышланган очрашу булачак!


Чарада язучылар, шагыйрьләр, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, газета-журнал хезмәткәрләре һ.б. катнашачак. Чара барышында шагыйрьләр үз шигырьләрен укыячак, шулай ук очрашуда катнашучылар журналның бу санында әдәби әсәрләре басылып чыккан авторларның мәкаләләрен һәм хикәяләрен анализлаячак.
Кунакларны уникаль мөмкинлек көтә: авторлар белән шәхсән танышу, авторлар башкаруында әсәрләрне ишетү, журналның әлеге санында тәкъдим ителгән төрле жанрдагы әдәбият дөньясына чуму.         
Моннан тыш, очрашуда «Мәйдан» журналына икенче яртыеллыкка язылырга мөмкин булачак.

Поделиться: