«Безнең тормыш – бер мизгел»: шигъри очрашу (16+)

18 апрель көнне 10.00 сәгатьтә туры эфирда шәһәр үзәк китапханәсенең ВКонтакте төркемендә «Безнең тормыш – бер мизгел» дигән шигъри очрашу үтте.

Китапханә кунагы – талантлы шагыйрь Равил Әхмәтҗанов, аның шигырьләре күңел түренә үтеп керә. Ул үз хис-кичерешләре, борчулары турында ихлас һәм ачыктан-ачык сөйли, һәм бу аның иҗатын яраткан укучысына тагын да якынайта. «Шигырьләрем – ачык тәрәзә», – ди ул һәм бу сүзләр белән 100% килешергә мөмкин. Аның һәр әсәре – автор дөньясына күз салырга, аның тавышын ишетергә, уйларын белергә мөмкинлек. 

 

 

Поделиться: