«Шагыйрь – Тылсымчы: Афанасий Афанасьевич Фетның тууына 205 ел» (12+)

Булачак шагыйрь 1820 елның 23 ноябрендә (яңа стиль буенча 5 декабрьдә) Орлов губернасы Мценск өязе Новоселки авылында (Россия империясе) туа.
Германиядән 1820 елда күченеп киткән Шарлотта-Елизавета Беккер улы Афанасийны дворян Шеншин уллыкка ала. 14 елдан соң Афанасий Фет биографиясендә күңелсез бер вакыйга була: туу турында язуда хата табыла, шуның аркасында ул титулсыз кала. 

1837 елда Фет Верро (хәзерге Эстония) шәһәрендә Крюммер шәхси пансионын тәмамлый. 1838 елда Мәскәү университетының фәлсәфә факультетына укырга керә, шул ук вакытта әдәбият белән шөгыльләнүен дәвам итә. 1844 елда университетны тәмамлый.

Беренче шигырьләрен ул яшүсмер вакытында яза. Фет шигърияте беренче тапкыр 1840 елда «Лирический пантеон» җыентыгында басылып чыга. Шуннан бирле Фет шигырьләре журналларда даими басылып тора.

Үзен дворян титулын мөмкин булган бар ысуллар белән кире кайтарырга тырышып, Афанасий Фет унтер-офицер булып хезмәт итәргә китә. Аннан соң 1853 елда Фет тормышында гвардия полкына күчү вакыйгасы була. Фет иҗаты шул вакытларда бер урында гына тормый. 1850 елда – аның икенче җыентыгы, ә 1856 елда өченчесе дөнья күрә.

1857 елда шагыйрь Мария Боткинага өйләнә. 1858 елда отставкага чыгып, титулын кире кайтаруга ирешә алмыйча, җир ала, үзен хуҗалык эшләре алып баруга багышлый. 
Фетның 1862 елдан 1871 елга кадәр басылып чыккан яңа әсәрләре «Из деревни», «Записки о вольнонаемном труде» циклларына кертән. Алар үз эченә новеллалар, хикәяләр, очеркларны ала. Афанасий Афанасьевич Фет үзенең прозасын һәм шигъриятен кискен чикләргә аера. Шигърият аның өчен романтик, ә проза – реалистик. 

А. А. Фет балалар өчен бик матур шигырьләр авторы да. Алар яхшылык темасын күтәрә һәм хәтта иң нәниләр өчен дә аңлаешлы булуы белән яшь укучылар арасында бик популяр. 
1873 елда Афанасий Фетка дәрәҗәсе һәм Шеншин фамилиясе кире кайтарыла. Шуннан соң шагыйрь хәйриячелек белән шөгыльләнә башлый. Бу этапта Афанасий Фет шигырьләре «Вечерние огни» җыентыкларында басылып чыга. Фет шигърияте, нигездә, ике теманы – табигать һәм мәхәббәтне чагылдыра. 
1892 еленың 21 ноябрендә Мәскәүдә үз өендә йөрәге туктап вафат була. 

Поделиться: