Китапханәләр арасында иң яхшы эш тәҗрибәләрен ачыклау буенча Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре

Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсенең 14 нче санлы китапханәсе китапханәләр арасында иң яхшы эш тәҗрибәләрен ачыклау буенча Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе булды. Бу уңышка алар «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектында катнашып ирештеләр.

Бәйгедә җиңү китапханә алдында яңа киңлекләр ача. 2026 елда учреждение модернизацияләү өчен  Россия Федерациясе бюджетыннан 2 млн. 950 000 һәм төбәк бюджетыннан 1 млн. 091 100 сум күләмендә субсидия алачак. Бу акчалар китапханәгә җиһазларны яңартырга, уку һәм ял итү өчен заманча уңайлы киңлекләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк. 

Поделиться: