«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре (0+)

Халыкара балаларны яклау көнендә «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре булган балалар ата-аналары һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Казанга Мәдәният министрлыгына бүләкләү тантанасына юл тотты. Мәдәният министрлыгында балаларга галстуклар һәм «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты билгеләре тапшырдылар. Аннан соң укучылар Дәүләт советы бинасында узган бүләкләү тантанасына килде, анда алар өчен бина буенча экскурсия үткәрелде. Укучыларга Татарстан Республикасы өчен мөһим карарлар кабул ителә торган бина белән танышу бик кызыклы булды. Әмма барысыннан да бигрәк бүләкләү тантанасы ошады. Республиканың төрле төбәкләреннән җыелган җиңүче балаларга дипломнарны Мәгариф, мәдәният һәм фән буенча комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова тапшырды.

ппапр
IMG-20240601-WA0011
IMG-20240601-WA0015
IMG-20240601-WA0018
IMG-20240601-WA0023
IMG-20240601-WA0024
IMG-20240601-WA0001
IMG-20240601-WA0026
IMG-20240601-WA0028
IMG-20240601-WA0029

Ата-аналар турында да онытмадылар, бу вакытта алар өчен «Социаль челтәрләрнең яшүсмерләргә тәэсире» дигән очрашу оештырылды, анда аларга социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары турында сөйләделәр. Бүләкләүдән соң, чарада катнашучыларны һәм аларның әти-әниләрен күңелле сюрприз көтте, бу – Казанның су циркыннан тамаша. Цирк кызларга һәм малайларга зур тәэсир ясады. Лазерлы шоу, һава гимнастлары, матур фонтаннар, искиткеч чыгышлар күңел түренә үтеп керде. Укучылар киләчәктә дә әлеге проектта катнашырга ниятләүләрен белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: