«Без бергә!» патриотик китап фестивале (12+)

Чаллылыларны Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Без бергә!» дигән патриотик китап фестиваленә чакырабыз. 
«Булды сугыш… Булды Җиңү…» дигән әдәби-музыкаль композициядә сезне «Энергетик» мәдәният сарае артистлары Илнур Фәйзуллин, Алинә һәм Динә Гарифуллиналар, Лилия Букееваларның чыгышы көтә.
Интерактив китап күргәзмәсе тагын бер кат сезгә шәһәр үзәк китапханәсенең Бөек Ватан сугышы турында нинди китаплар тәкъдим итә алуы турында искә төшерәчәк: фронтовик язучылар прозасы, Россия халыклары язучылары китаплары, мемуарлар, шигърият, балалар өчен китаплар һ.б. 
«Сугыш турында – тормыш хакына» күргәзмә-экспозициясе Сугыш даны музее экспонатларын тәкъдим итәчәк.   
Программада Бөек Ватан сугышы турында викториналар һәм интеллектуаль уеннар, балалар өчен китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс, «Без бергә» инсталляциясе фонында исә китап фестивале турында истәлеккә фотога төшәргә мөмкин булачак. 

Поделиться: