«Ватанга хезмәт итү – изге эш» патриотлык фестивале (6+)

«Ватанга хезмәт итү – ихге эш» патриотлык фестивале 19 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсендә узачак, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышлана. 
Программада:
«Герат» кыр почтасы» агитбригада артистлары катнашында «Хәтерем торналары» әдәби-музыкаль композициясе һәм Александр Тарасов чыгышы. Урал шагыйре Юрий Тарасов һәм Чаллы шагыйрьләре үзләренең патриотик шигырьләре белән уртаклашачак.
Мәктәп укучылары өчен «Минем илем. Минем Россия» интеллектуаль уены үткәреләчәк, анда катнашучылар мавыктыргыч биремнәр аша Россия тарихы һәм мәдәнияте турында үз белемнәрен күрсәтә алачак. 
«Сугыш турында, тормыш өчен» күргәзмә-экспозициясе шәһәр музейлары экспонатларын тәкъдим итәчәк, ә «Ватан сагында, бар заманнарда» китап күргәзмәсе Россия сугышчыларының батырлыклары турындагы әдәбият белән таныштырачак. 
Һәр катнашучы «Сезнең таяныч» челтәрләр үрү үзәге белән берлектә Ватанны саклаучыларга ярдәм итүдә үзе өлешен кертә алачак, ә сәнгать бүлегендә балалар өчен «Солдат хаты» дигән мастер-класс узачак.

Фестиваль Ватанны саклаучылар елына багышланган чараларга старт булачак. 

Поделиться: