Патриотик сәгать «Буйсынмас Сталинград» (12+)

Хәтер һәм дан елы кысаларында, 19 февраль көнне 13 нче санлы китапханә Бөек Ватан сугышында Сталинград янында немец фашистлары гаскәрләрен тар-мар итүнең 76 еллыгына багышланган патриотик сәгать үткәрде.

 

Китапханәче яшьләрне Бөек Ватан сугышы, Сталинград янындагы героик көрәш һәм тарих хәтеренә сеңеп калган батырлыклар һәм геройлар исемнәре белән танышты. Катнашучылар Иделдә барган дәһшәтле сугыш бәрелешләренә багышланган китаплардан өзекләр укыды.

Укучылар аеруча зур кызыксыну белән Павлов йорты, 58 көн дәвамында анда батырларча оборонада торган совет гаскәрләре төркеме, Мамаев курганны саклау турында сөйләгәнне тыңлады. Шагыйрьләр В. Высоцкийның «Братские могилы», А. Твардовскийның «Прошла война, прошла страда…», О. Бергольцның «Сталинграду» шигырьләре укылды. Дәрес «Сталинградның солдат даны» презентациясе һәм документаль видеохроника кадрлары белән үрелеп барды.

Чара азагында үз гомере бәрабәренә җир йөзенә тынычлык бүләк иткән бар кешене бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: