«Табигатькә ишек ачык» Китаплар парады (6+)

13 февраль көнне, «Эко Go» клубы эше кысаларында, Үзәк балалар китапханәсе балалар язучысы Николай Иванович Сладковның тууына 100 ел булуга багышланган чара уздырды.

цдб 13.02 сладков
цдб 13.02 сладков (3)
цдб 13.02 сладков (2)
цдб 13.02 сладков (4)

Клуб әгъзалары «Табигатькә ишек ачык» дигән китаплар парадына килде. Балалар Коляның балачагы кайда узуы, балачак мавыгуларының аны язучылык эшенә китереп җиткерүе һәм тере дөнья турында күпләгән балалар китаплары тууы турында белде. Әлеге әсәрләрнең кайберләре белән укучылар якыннанрак танышты, хикәяләрдән өзекләр укыды һәм аның буенча төрле биремнәрне үтәде. Балалар «Могҗизаи балыкчы» уенында балыклар турында сорауларга зур кызыксыну белән җавап бирде һәм «Рус урманы» темасы буенча алфавитның һәр хәрефенә сүзләр сайлады. Хайван рәсемнәре төшерелгән карточкаларны буе арту буенча тезергә кирәк булган «Кем озынрак?» биреме залдагыларны уйланырга мәҗбүр итте.

Чара Николай Сладковның «Мальчик и лягушонок» хикәясен укый башлау һәм, вакыйганың ахыры ничек тәмамлануы турында белер өчен, аның буенча төшерелгән мультфильны карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: