Язучы Альбина Әбсәләмова белән очрашу булмаячак (6+)

«Укырга вакыт!» китап фестивале (6+) кысаларында 17 июнь көнне 15:00 сәгатькә планлаштырылган язучы Альбина Әбсәләмова белән очрашу безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында үткәрелмәячәк.
Тамашачыларны альтернатив программа көтә: «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә катнашучы Зифа Кадырова белән иҗади очрашу узачак. Кунакларга автор белән аралашу, аның иҗаты буенча фикер алышу һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге тудырылачак. 
Килеп чыккан үзгәрешләр өчен гафу үтенәбез һәм барлык катнашучыларны фестивальнең алдан расланган тәртиптә узачак башка чараларыннан ләззәт алырга чакырабыз. 

#культурнаяволна #грантдлякреативныхкоманд #фондкультурныхинициатив #библиотекичелнов #культурныечелны #НабережныеЧелны

Поделиться: