5 нче көн. «Җиһаннар авазы» юбилей күргәзмәсе ачылу тантанасы (6+)
17
Февраль 2020
Дүшәмбе
15 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә, «Татарстан. Мәдәни хәзинәләр» РRO-төбәк проекты кысаларында, Татарстанның атказанган сәнгать әһеле Хәмзә Шәрипов җитәкчелегендәге «Тамга» рәссамнарның иҗат төркеме юбилей күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. «Этник авангард» юнәлешендә төрле техникада башкарылган эшләр тәкъдим ителде. Төркем әгъзалары осталыкка ирешү серләре, илһам алу чыганаклары белән уртаклашты. Чарага кунак буларак атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре килде. Музыкант Лили Камскаяның чыгышы кичәне тагын да бизәде. Чараны «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе, «Челнинские известия» һәм «Бизнес-онлайн» газеталары яктыртты. Күргәзмә 2020 елның 8 мартына кадәр эшләячәк. |