«Җиһаннар авазы» Юбилей күргәзмәсен ачу. Анонс! (6+)

Бесплатно

15 февраль көнне 15 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Тамга» рәссамнар иҗади төркеменең «Җиһаннар авазы» исемле юбилей күргәзмәсен ачу тантанасы узачак.

«Тамга» төркеме 2000 елда сәнгатьтә милли кыйммәтләргә тугры калу буенча берләшкән Чаллы рәссамнары инициативасы белән оештырылган. Әлеге стиль алга таба «этник авангард» дигән исем ала.

«Тамга» төркемендә Казан, Уфа, Чабаксар, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләреннән рәсем осталары бар. Төркемнең җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать әһеле Хәмзә Шәрипов.

Барыгызны да күргәзмәдә көтеп калабыз. Керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: