Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 8 май көнне 16.00 сәгатьтә ТР рәссамнар, Россия акварельчеләре берлекләре әгъзасы Эльвира Исәнбердинаның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасына чакыра. Акварель эшләр экспозициясе диңгез пейзажлары, хайваннар рәсемнәре, натюрмортлар һәм пейзажлардан торган 31 картинаны үз эченә ала. Үз иҗатында Эльвира Эриковна әйләнә-тирә дөнья һәм табигатьнең матурлыгын, кеше һәм мохитнең гармониясен, тормышта булган яктылык һәм шәүлә контрастларын чагылдыра. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26 |