«Үзгәрешләр җиле» күргәзмәсе ачылу (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 2 июнь көнне 16.00 сәгатьтә Венера Сәхәбетдинованың беренче шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.
Ул төркемле күргәзмәләрдә актив катнашучы, «Ак калфак» иҗат төркеме әгъзасы. ТР Халык рәссамы Мадияр Хаҗиевта шөгыльләнә. Экспозициядә төрле юнәлешләрдә язылган эшләр, балалар тормышы турында күп картиналары тәкъдим ителә. Рәсемнәр майлы буяу техникасында башкарылган. 
Рәссамны котларга дуслары, хезмәттәшләре, шәһәребез рәссамнары киләчәк. Теләге булган һәркемне вернисажга чакырабыз. 

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: