«Гүзәллек дөньясында» күргәзмәсе ачылу (0+)

18 гыйнвар көнне 15:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы, 2 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Милгизина Әлфия һәм аның шәкерте Екимова Регинаның рәсемнәре күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.
Әлфия Наил кызы — 25 еллык педагогик стажы булган профессиональ рәссам, ТР Халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның шәкерте. Аның эшләре милли характерда һәм рухи халәтне чагылдыра. Рәсемнәрнең күбесе уникаль техникада — пыялага ясап башкарылган. 

Регина — яшь рәссам, Әлфия ханым кул астында дүрт яшеннән бирле шөгыльләнә. 
Күргәзмәдә төрле жанр һәм стильләрдә башкарылган 30 дан артык эш тәкъдим ителә. 
Күргәзмә ачылу тантанасына рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: