«Тукай рәсем сәнгатендә» күргәзмәсе ачылу (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 12 мартта 15 сәгатьтә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган төркемле сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Экспозициядә 25 рәсем, графика, декоратив-гамәли сәнгать эшләре тәкъдим ителә. Шәһәрнең танылган рәссамнары Мадияр Хаҗиев, Рият Мөхәммәтдинов, Анатолий Пашин, Александр Петров, Сәгыйдә Сираҗиева һ.б.лар Тукай портретларында эчке дөньяның фаҗигалелеге темасын ача, иске татар авылы көнкүрешен сурәтли, һәм шулай ук Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр тудыра. «Габдулла Тукайның әкияти дөньясы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнәчәк.

Поделиться: