«Туган якны ямьләп. Украшая родной край…» күргәзмәсе ачылу (0+)

21 августта 16:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында декоратив-гамәли сәнгать остасы һәм рәссам, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәеваның күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.
30 елдан артык Хәния Гыйльметдин кызы рәсем ясау, халык чигүе һәм педагогика белэн шөгыльләнә. Экспозициядә майлы буяулар белән ясалган эшләре, шулай ук тамбур белән башкарылган татар бизәкләрен чигүләре тәкъдим ителде. Аның барлык картиналарында туган як табигате, аның матурлыгы һәм бөеклеге сурәтләнгән.  Күргәзмә Татарстан Республикасы көненә багышлана.
Теләге булганнарны вернисажга чакырабыз!
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: