Рәссам һәм шагыйрь Хәмит Латыйф белән очрашу (0+)

29 гыйнвар көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеенда, «Татар орнаменты заманча кулланылышта» күргәзмәсе ачылу тантанасы кысаларында, уртанчы сыйныф укучылары өчен Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Хәмит Латыйпов белән очрашу үтте.

IMG_6840
IMG_6847
IMG_6846

Шигърият һәм сынлы сәнгать турында барган сөйләшү барышында, рәссам үзенең иҗат серләре белән уртаклашты. Фәлсәфи һәм үзенчәлекле шигъри юллар, серле һәм тылсымлы эшләр балаларда шәхескә карата зур кызыксындыру тудырды. Әңгәмә вакытында әдәбиятта һәм сәнгатьтә ана, галәм һәм урман образлары, шулай ук заманча сәнгатьтә татар халык орнаменты үрнәкләренең чагылышы каралды.

Хәмит Латыйпов – шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм рәссам, агачтан уеп эшләүче, график, сыннар ясаучы һәм җитен тукымага майлы буяулар белән рәсем төшерү остасы булып таныла. Иҗаты агачтан уеп ясалган әсәрләрдән башлана. Алар чигү, киез келәм, күн мозаика бизәкләрен хәтерләтә һәм татар фольклоры, легенда һәм бәетләре сюжетларына корыла. 1986 елда керамика өлкәсендә актив эшли: декоратив вазалар, сервизлар, кечкенә сыннар (скульптура), шамоттан, фарфордан, бисквиттан, фаянстан пластик эшләнмәләр ясый. 1990 елларыннан башлап вакытлы матбугат битләрендә («Аргамак», «Казан утлары», «Өмет», «Мәдәни җомга» һ.б.) аның шигырьләре дә басыла башлый.

 

Исегезгә төшерәбез: «Татар орнаменты заманча кулланылышта» күргәзмәсе 29 гыйнвардан 31 мартка кадәр эшләячәк. Күргәзмәдә Хәмит Латыйпов һәм Эльза Низаметдинова эшләре тәкъдим ителә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: